Главная » Статьи » Для Библиотекаря [ Добавить статью ]

Сценарий "Праздник Урожай" для 5-7 класса

Зал бәйрәмчә алтын көзне хәтерләтеп бизәлә. Өстәлләргә көзге уңыш: җиләк- җимеш, яшелчәләр, башаклар куела. Яңа җыйган уңыштан пешерелгән бәлешләр, тортлар куела. Балалар кулында яфраклар. Салмак музыка астында балалар залга керәләр. 
Алып баручы: Балалар, хөрмәтле укытучылар, кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе – "Сөмбелә" бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул "башак" дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр. 
1 нче бала: Көз килде, 
Уңыш булды, 
Табын сый белән тулды. 
Рәхим итегез, дуслар, 
Көзге бәйрәмгә! 
2 нче бала: Көз килде дә керде өйгә, 
Яфраклар йөгерәләр. 
Ышык эзләп койма, капка 
Асларына керәләр. 
(Залга Сөмбелә булып киенгән кыз керә, кулында түгәрәк икмәк) 
Алып баручы: Зифа буйлы, җитен чәчле, 
Зәңгәр күзле бу кызның 
Исемнәре ничек икән, 
Әйтегезче кем белә? 
Балалар: Сөм-бе-лә!

Сөмбелә: Исәнмесез, нәни дусларым! 
Мин - Сөмбелә, килдем сезгә. 
Көзге байлык кулымда. 
Муллык белән байлык телим 
Кем очраса юлымда . 
3 нче бала: Син килүгә сөендек, 
Бик күп җырлар өйрәндек. 
Шигырь, табышмак, мәкальләр, 
Күп биюләр өйрәндек. 

4 нче бала: Кеше белән гел янәшә икмәк, 

Кырда, юлда, табын янында. 
Иң беренче өйгә икмәк керә 
Яңа йортка күчкән чагында

5 нче бала: Һәммәбездән өлкәнрәктер ул, 
Яшәсәк тә җирдә нихәтле, 
Шуңа хөрмәтледер исеме аның, 
Шуңа газиз, шуңа хикмәтле. 
6 нче бала: Бардыр анда картлар олылыгы 
Һәм ирләрнең сынмас ныклыгы 
Садәлеге бардыр сабыйларның, 
Әниләрнең күңел аклыгы. 
"Чайкала иген кырлары" җыры 
(И. Шәмсетдинов көе, Г. Латыйп сүзләре) 
7 нче бала: Көзнең иң олы бүләге – 
Икмәк тора табында. 
Тормышыбыз ямьле булыр, 
Икмәк булган чагында. 
Сөмбелә: Яшәү чыганагы – кояш нурын, 
Җир җылысын саклап үзендә, 
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк 
Һәр табынның тора түрендә. 
(Сөмбелә килгән кунакларның берсенә икмәк тапшыра) 
Балалар: Рәхмәт сиңа, Сөмбелә! 
2 нче бала: Юмарт синең җирең, Татарстан, 
Шуңа татлы, ахры икмәгең! 
Баһадирлар сиңа җан өргәндер, 
Мондый уңыш тумый тикмәгә. 
3 нче бала: Гәрәбәдәй булып үсте иген, 
Түгелгән тир бушка китмәде. 
Игенченең батыр хезмәт бу - , 
Күпереп пешкән арыш икмәге. 
"Мин яратам сине Татарстан!" 
(Р. Андреев көе, Р. Рәкыйпов сүзләре) җыры башкарыла. 
Бер укучы җырлый. Калган балалар урындыкларга барып утыралар. 
Алып баручы: Һәр көз үзенчә килә ул, 
Һәр көз үзенчә матур. 
Елмаешып бер биесәк, 
Көзне ярату булыр. 
"Татар халык биюе” ( Егетләр бии ) 
Алып баручы: Алтын көз кунакка килгән, 
Сары күлмәген кигән. 
Елмаеп карый безгә, 
Җырлап алыйк сөң бергә. 
"Туган як" җыры башкарыла. 
( М. Мозаффаров көе, М. Мазунов сүзләре) 
Сөмбелә: Аһ-һай, дусларым! Быел уңыш бигрәк мул булды! Ул кишер, помидор, чөгендер! Үзләре шундый эре! Күрдегезме, уңыш ничек күп! (Өстәл янына, балалар ясаган күргәзмә янына килеп күрсәтә) 

Кәрзин тулы алмалар, 

Помидор һәм кыярлар, 
Кәбестә, кишер, суган, 
Алтын көз безнең уңган. 
Алып баручы: Дуслар! Бүген безгә кунаклар килгән. Алар серле кунаклар. Ни турында сөйли алар, әйдәгез, бергәләп тыңлап карыйк әле. (Ишек шакып, кыяр керә) 
Алып баручы: Керегез, керегез! Түргә үтә күрегез ! 
Кыяр: Хәерле көн, дусларым! 
Сөмбелә: Хәлләрең ничек соң, кыяр дустым? 
Кыяр: Хәлем минем бик яхшы, 
Уңышлар бик мул булды. 
Хуҗам бик тырыш бала, 
Түтәле дымлы булды, 
Гел утап кына торды. 
(Ишек шакыган тавыш ишетелә) 
Алып баручы: Керегез, керегез! Түргә үтә күрегез! ( Помидор керә) 
Помидор: Исәнмесез! Хәерле көн, дусларым! 
Сөмбелә: Ә син ничек үсәсең, помдор дус? 
Помидор: Хуҗабикәнең кызы 
Бик тырыш бала булды. 
Су сипте, чүп утады, 
Шуңа уңыш күп булды. 
Бу мәктәптә укыйдыр, дип, 
Рәхмәт әйтергә килдем. 
Уңган, тырыш, тәртипле дип, 
Һәр җирдә сөйләп йөрдем.

"Көнчыгыш биюе" башкарыла.

Алып баручы: Килә шаулы, алтын матур көзем, 
Оча яфрак исә көзге җил. 
Табигатең бигрәк сокландыргыч! 
Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!

Нәфис сүз. Бер укучы сөйли "Яфраклар коела" (.Әндәрҗанов шигыре) 
Алып баручы: Кулга кәрзиннәр алабыз, 
Урманнарга барабыз. 
Юлда өчраган кошларны 
Без өзатып калабыз.

Кошлар еракка китәләр: 
Сандугачлар, тургайлар. 
Әнә безгә соңгы кошлар 
Сәламәт кул болгыйлар. 
Бию "Аккошларның китүе" 
(Аккош булып киенгән балалар биюен башкаралар)

Алып баручы: Дуслар, бәйрәм дәвам итә. 
Әйтегез әле көз, икмәк, хезмәт, яшелчәләр, җимешләр турында нинди мәкальләр беләсез? 
(Балалар җавап бирә)

Алып баручы: 
1. Ни чәчсәң, 
2. Кем эшләми, 
3. Ачтан үлсәң дә 
4. Ачы булсаң, тоздай бул, 
5. Ашаганда колагың 
селкенеп торсын Укучылар 
1. Шуны урырсың 
2. Шул ашамый 
3. Ата-анаңны ташлама 
4. Татлы булсаң, балдай бул. 
5. Эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.

Алып баручы: Күрегезче, балалар, 
Шалкан быел бик уңган, 
Самавыр хәтле булган, 
Кем чәчкән бу шалканны? 
Балалар: Бабай утырткан аны! 
("Зур шалкан" әкияте сәхнәләштерелә) 
Алып баручы: Ямьле кояш, нурлар чәчеп 
Елмаеп карый безгә. 
Нинди матур җыр! 
Көз алып килгән безгә.

Җыр "Буразналар" 
(Г.Зәйнәшева сүзләре, Җ. Фәйзи көе) 
Алып баручы: Бию көйләрен ишетсә, 
Егет биеми калмас. 
Уйнап торган читекләрдән 
Кызлар күзләрен алмас. 
Бию "Татар халык биюе" 
(Егетләр биюе) 
(Ахырдан егет Сөмбәләне биергә чакыра һәм алар бергә бииләр. Килгән кунаклар, балалар бии.) 
Йомгаклау сүзе 
Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез, 
Шигырләр сөйләдегез. 
Барысы өчен рәхмәт сезгә. 
Алдагы көннәрдә дә 
Телим сезгә уңышлар. 
Муллыкта, рәхәт тормышта 
Яшәгез, нәни дуслар! 
Алып баручы: Бүгенгә без хушлашабыз, 
Бәйрәмне тәмамлыйбыз, 
Күңелле дә соң бу көз! 
Җыр "Кояшлы ил – безнең ил" 
(Әхмәт Рәшитов сүзләренә язылган "Кояшлы ил – безнең ил" җыры бөтен зал белән башкарыла). 
Алып баручы: Күңелле булды кичә, 
Мичтә бәлешләр пешә, 
Хәзер инде ял итик, 
Бергәләп чәйләр эчик! 
Балалар, килгән кунаклар бергәләп чәй эчәргә китәләр


Чтобы скачать материал, пожалуйста, авторизуйтесь или зарегистрируйтесь! Это быстро ! )